16+

Ялган куар-код ясатучылар ачыклана һәм җаваплылыкка тартыла башланды

38 җинаять эше кузгатылган.

38 җинаять эше кузгатылган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре вакцинация турында ялган сертификатлар, белешмәләр һәм QR-кодлар ясау һәм сату буенча 41 фактны ачыклаган. 38 җинаять эше кузгатылган.

Бизнесменнарга һәм юридик затларга карата гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ике меңнән артык административ эш төзелгән. Моннан тыш, QR-кодларны тикшерү оештырылмавы белән бәйле 11 хокук бозу очрагы ачыклана.

Мәсәлән, Балтач районында ресторан администраторы килүчеләрнең кодын тикшермәгән. Аңа беркетмә төзелә. Тагын бер очрак Буада булган, анда шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә керү урынында QR-кодларны тикшерү оештырылмаган. Бу факт буенча шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәгән өчен административ эш кузгатылган.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading