16+

Ялган ОСАГО – төрмәгә илтә

Россиядә автогражданлык җаваплылыгы (ОСАГО) полисларының 10 проценты ялган. Бу мәгълүматны Татарстанның иминиятләштерүчеләр берлеге президенты Рөстәм Сабиров җиткерде. Ул сөйләгәнчә, Россиядә 12 ел эчендә автоаварияләргә юлыккан өч миллион кеше акчалата ярдәм алган. - ОСАГО полисы уртача 5,5 мең сум тора. Мәгълүм иминият агентлыклары исеме астында кайбер кешеләр 1300 сумга полис тәкъдим...

Россиядә автогражданлык җаваплылыгы (ОСАГО) полисларының 10 проценты ялган.

Бу мәгълүматны Татарстанның иминиятләштерүчеләр берлеге президенты Рөстәм Сабиров җиткерде. Ул сөйләгәнчә, Россиядә 12 ел эчендә автоаварияләргә юлыккан өч миллион кеше акчалата ярдәм алган.

- ОСАГО полисы уртача 5,5 мең сум тора. Мәгълүм иминият агентлыклары исеме астында кайбер кешеләр 1300 сумга полис тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Арзан бәясенә кызыкмагыз, бу документ дөрес түгел,- дип искәртте ул.

- Быел республикада ОСАГО полисларына кагылышлы 16 мең административ эш кузгатылды, биш полисның ялган булуы ачыкланды, - диде Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов.

ОСАГО полисың булмаса 800 сум штраф салына. Автомобиль хуҗасында транспорт чарасына техник карау узганлык турындагы диагностика картасы да булырга тиеш. Ялган ОСАГО полислары әзерләп сатучыларны ике елга кадәр төрмә көтә. Дөрес булмаган полис күрсәтүчеләргә дә җәза шактый кырыс. Алты айга кадәр иректән мәхрүм ителү, 80 мең сумга яки ярты еллык хезмәт хакы күләменә кадәр штраф яный.

- Арзан бәясенә кызыгып полис сатып алмагыз. ОСАГО полисыгыз ялган икән, юлга чыкмавыгыз хәерле. Якын көннәрдә республикадагы юл-патруль экипажлары автомобильләре ОСАГО полисларының чынмы-ялганмы икәнлеген ачыклаучы компьютерлар белән җиһазландырылып бетерелә,- дип кисәтте Радик Рамазанов.

ОСАГО полисыңның дөреслеген, документның тәртип саны буенча, Россия иминиятләштерүчеләр берлегенең интернет-сайтыннан тикшерергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading