16+

Ялларда Татарстанда кабат җылыта

Республикада алдагы ике көндә һаваның җылынуы көтелә.

Ялларда Татарстанда кабат җылыта

Республикада алдагы ике көндә һаваның җылынуы көтелә.

3 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар явуы ихтимал. Көндез исә явым-төшемнәр көтелми. 

Җил көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә -2..-7˚, көндез +4..-1˚. Юлларда бозлавык, сак йөрегез, дип кисәтә синоптиклар. 

4 ноябрьдә шулай ук болытлы, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кар һәм юеш кар явачак. 

Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез исә +4..-1˚.Юлларда бозлавык саклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading