16+

Янгыннан зыян күргән Курган өлкәсе балалары Татарстан лагеренда ял итәчәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылы балаларына ял оештыра. Лагерьда 30 укучы ял итәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылы балаларына ял оештыра. Лагерьда 30 укучы ял итәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин инициативасы һәм чакыруы буенча Йолдыз авылы укучылары" Бүләк" лагеренда ял итәчәкләр", – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Республиканың Актаныш районында урнашкан "Бүләк" лагеренда 1 июньнән Россия төбәкләре татар яшьләре өчен смена башланачак.

Курган өлкәсенең Шадрин районы Йолдыз авылында 8 майда янгын була. Авыл җирлеге мәгълүматлары буенча, 380 йортның 228е янып көлгә әйләнгән, җиде кеше һәлак булган. Бөтендөнья татар конгрессы бу торак пунктта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен әйберләр җыю оештырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading