16+

Яр Чаллыда өлкән сыйныф укучысы унынчы каттан егылып төшеп үлгән

Полицейскийлар аның кәрәзле телефонын табып алган.

Полицейскийлар аның кәрәзле телефонын табып алган.

Фаҗига Яр Чаллының 36нчы комплексында булган.

Узган якшәмбедә, 10.30 сәгатьтә җирдә яткан кызны узып баручылар күреп ала. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырталар. Ул 10нчы каттан егылып төшеп һәлак булган. 

Башлангыч тикшерү барышында 9нчы сыйныф укучысының тулы гаиләдә яшәве ачыкланган. Ул иртәдә әнисе Түбән Камага эшкә китә. Өйдә кызның әтисе һәм абыйсы кала. Фаҗига вакытында алар йоклаган. 

Әлеге факт буенча тикшерү төркеме эшли, һәлакәтнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана. Кызның кәрәзле телефонын алганнар, андагы мәгүлүматлар фаҗиганең сәбәбен ачыкларга ярдәм итәр, дигән мөмкинлек бар. 

«Челнинские известия»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading