16+

Ярдәмгә «Ансат» килә

Традиция буенча, быел да Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашты, узып баручы елга йомгаклар ясады. Киләсе елга максатлар билгеләнде.

Традиция буенча, быел да Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашты, узып баручы елга йомгаклар ясады. Киләсе елга максатлар билгеләнде.

Бу юлы йомгаклау матбугат конференциясе Республика балалар клиник хастаханәсенең «Азино» сырхауханәсендә узды.
– Беренчел звеноны модернизацияләүгә корылган ике еллык программа төгәлләнде. Ел азагында республикада заманча җиһазландырылган 187 сырхауханә куллануга тапшырылды. Дөрес, бинаны тышкы яктан матурлату бер хәл, төп бурычыбыз – кадрлар мәсьәләсен хәл итү, – диде министр.
Киләсе елда бу мәсьәләгә аерым игътибар биреләчәк.
Бу ел медицина өчен уңышлы узды дияргә була. Идел буе федераль округы буенча Татарстанда үлүчеләр саны иң азы. Онкология өлкәсендә пилотлы проект эшләнгән. Төп максат – яман шештән үлүчеләр санын киметү, онкологиядән сыйфатлы дәвалану. Эшкә сәләтле кешеләр арасында быел, былтыргы белән чагыштырганда, яман шештән вафат булучылар саны кимегән. 2018 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, эшкә сәләтле кешеләр арасында 100 мең халыкка онкология буенча 69,5 үлем очрагы туры килә.
Республика электрон больничныйлар бирү буенча илнең 85 төбәге арасыннан беренче урынга чыккан. Россия хөкүмәте каршындагы Финанслар университеты мәгълүматлары буенча, быел Казан сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү буенча илнең 15 шәһәре арасында лидер дип танылган.

Министр киләсе елга планнар белән таныштырды. 2024 елга кадәр ике «Ансат» вертолеты алырга ниятлиләр. Күп максатта файдаланыла торган җиңел «Ансат» вертолеты кирәкле медицина модуле белән җиһазландырылган, ул эре мегаполисларда «оча торган ашыгыч ярдәм» хезмәте буларак та файдаланыла ала. Медицина вертолетлары юл һәлакәтләре, бәхетсезлек очраклары булганда, тиз арада ярдәм күрсәтергә кирәк булганда бик отышлы. Бу очкычларның мөмкинлекләрен бәяләп, Марат Садыйков аларны «Санитария йорты» белән дә чагыштырды. «Ансат» очкычлары белән киләчәктә Россиянең барлык төбәкләрен дә тәэмин итәргә уйлыйлар. Киләсе елда районнарда медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына игътибар биреләчәк. Татарстан Президенты йөкләмәсе белән, гериатрия хезмәтен үстерү күздә тотыла. Тернәкләндерү юнәлешендә дә зур эшләр башкарырга ниятлиләр. Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, 7нче шәһәр хастаханәсе базасында тернәкләндерү үзәкләре төзү күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading