16+

Ярминкәләр сезне көтә (БӘЯЛӘР)

Ярминкәләр сезне көтә (БӘЯЛӘР)

Татарстанда ярминкәләр үз эшләрен дәвам итә. Алар Казанның - ун, Чаллының - өч, Яшел Үзән районының бер мәйданында һәр шимбә сәгать иртәнге 6дан 16.00гә кадәр оештырыла. Көзге ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, аларда сатыла торган продукция бәяләре 20-30 процентка түбәнрәк. Биредә яшелчә, ит, балык, казылык эшләнмәләре, сырлар, он, макарон эшләнмәләре, ярма, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һәм башка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары тәкъдим ителә.

Бәяләр (бер килограмм яки бер литр продукциягә)

кош ите - 110 сум

күркә ите - 220 сум

сыер ите - 280-320 сум

дуңгыз ите - 250 сум

сарык ите - 300-320 сум

югары категорияле күкәй (10 данә) - 55, сайлап алынганы - 50, 1нче категориясе - 45 сум

сөт - 30 сум

каты сыр - 330 сум

сыер мае - 330 сум

шикәр комы - 35 сум

югары сортлы он - 19 сум

карабодай - 30 сум

бәрәңге - 14 сум

кишер - 12 сум

чөгендер - 10 сум

башлы суган - 15 сум

кәбестә - 7 сум

балык - 180 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading