16+

“Яровая законы”н кире кагу петициясе кирәкле 100 мең тавышны җыйды

"Яровая законы"н гамәлдән чыгару өчен 1,4 мең кеше петицияне имзалаган

"Яровая законы"н гамәлдән чыгару өчен 1,4 мең кеше петицияне имзалаган

Депутат Ирина Яровая һәм сенатор Виктор Озеров тарафыннан эшләнгән терроризмга каршы кануннар пакетын кире кагу петициясе Россия җәмәгать инициативасы сайтында аны карау өчен кирәкле 100 мең тавыш җыйды, дип хәбәр итә ТАСС ка сылтама белән http://tat.tatar-inform.ru. Законны гамәлдән чыгару өчен 1,4 мең кеше петицияне имзалаган.
Петициядә әлеге законның "бик күп акча таләп итә һәм күп кенә интернет-компанияләрнең бөлгенлегенә китерергә мөмкин", шулай ук "кеше хокукларын кыса" диелә.
Терроризмга каршы кануннар пакетын Россия Президенты Владимир Путин 7 июльдә имзалады. 2018 елның 1 июленнән ул элемтә операторларын өч ел дәвамында тавыш мәгълүматын һәм текстлы хәбәрләрне кабул итү, юллау, җиткерү һәм эшкәртү фактларын саклау бурычын куя. Рәсемнәрне, тавышны һәм видеомәгълүматны операторлар алты ай сакларга тиеш. Барлык әлеге мәгълүматлар, шулай ук, махсус хезмәтләр соравы буенча бирелергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading