16+

Яшь эшмәкәрләр бәйгесе башланды

Октябрь ахырында Казанда "Россиянең яшь эшмәкәре-2015" Россиякүләм конкурсының региональ этабының финалы уза.

Октябрь ахырында Казанда "Россиянең яшь эшмәкәре-2015" Россиякүләм конкурсының региональ этабының финалы уза.

Бәйгедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге конкурсантлар катнаша, алар ун төрле номинациядә көч сынашачак.

Республика дәрәҗәсендә конкурс 5сеннән алып 31нче октябрьгә кадәр үтә. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырылачак: "Уңышлы старт", "Социаль-җаваплы эшмәкәрлек", "Студентлар эшмәкәрлеге", "Инновацион эшмәкәрлек", "Авыл хуҗалыгы", "Хезмәтләр өлкәсе", "Җитештерү", "Хатын-кызлар эшмәкәрлеге", "Гаилә эшмәкәрлеге", "Франчайзинг".

Заявкалар бирү һәм өстәмә мәгълүмат буенча Predprinimatel.molod@tatar.ru электрон почтасына һәм (843) 524-90-90 телефон номерына мөрәҗәгать итеп була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading