16+

Яшь җырчы вафат булган

Кичә яшь җырчы Динар Рәхмәтуллин вафат булган.

Кичә яшь җырчы Динар Рәхмәтуллин вафат булган.

Интернетта таралган мәгълүматның дөреслеген «Интертат» хәбәрчесенә аның якын туганы Диана Раимбекова раслады. 

Якыннары әлегә Динарның үлеме сәбәбен сөйләргә теләми. «Полиция тикшерә», - диде Диана.  

Динарны иртәгә туган ягы Башкортстанның Янаул шәһәрендә җирләячәкләр. Диана сүзләренчә, Динарның җәсәден бүген Казаннан Янаулга алып кайталар. 

 Динарның дусты, продюсер, «Тайпан» төркемен оештыручы Роман Сергеев Динарның үзе күтәрелгән артист булуын әйтте. «Безне иҗат һәм бер үк юнәлештәге җырлар язу бәйли иде. Аның белән әле шушы көннәрдә генә трек яздырдык. Планнарыбызда әле бик күп җырлар яздыру иде. Әзер проектларыбыз да калды. Ләкин без аларны Динар истәлегенә дөньяга чыгарырбыз, туганнары каршы килмәс дип уйлыйм», - диде ул.

Динар Рахматуллин рус телендә җырлый иде. Аның «Мама», «Снова день, снова ночь» дигән популяр җырлары бар. Аның ТикТок аккаунтына ярты миллионга якын караучы язылган. 

Динар Рахматуллинның үлеме турында рәсми мәгълүмат булмау сәбәпле, танышлары әлегә кадәр моңа ышана алмыйлар. 

Динарның туганы халыкка мөрәҗәгать иткән. Ул бу хәлнең хайп булмавын, мондый әйбер белән шаяртырга ярамаганлыгын әйтә. 

Чыганак - "Интертат"

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading