16+

Яшел Үзәндә ике балыкчы югалган

Татарстанның Яшел Үзән районында коткаручылар ике балыкчыны эзли.

Татарстанның Яшел Үзән районында коткаручылар ике балыкчыны эзли.

8 апрельдә 33 һәм 34 яшьлек ике ир-ат балыкка дип чыгып киткән җирләреннән, кире өйләренә әйләнеп кайтмаган. Туганнары сүзләренә караганда, соңгы тапкыр алар элемтәгә кичке уннар тирәсендә чыккан. Шуннан бирле аларның телефоннары тотмый. Хәзерге вакытта балыкчыларны эзләү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading