16+

Яшел үзәнлеләр фатирлы да, спорткомплекслы да булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Яшел Үзәндә булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Яшел Үзәндә булды.

Ул сәфәрен Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә "Майский" теплица комбинатыннан башлады. Комбинатның энергия үзәге төзелешенең икенче чиратында эшләр барышы белән танышты һәм район активы белән очрашты. Татарстан лидеры яңа спорт комплексын ачу тантанасында катнашты.

"Без совхоз җитәкчелеге коллектив турында кайгыртуын күрәбез: совхозда социаль сфера үсеш алган - йортлар, социаль объектлар төзелә. "Майский спорт комплексында совхоз хезмәткәрләре генә түгел, ә бөтен Осиново бистәсе халкы шөгыльләнәчәк. Спорт комлексында район буенча ярышлар да үткәреләчәк", - дип фикерен белдерде дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов.

Теплица комбинатында эшләүчеләрнең 40 фатирлы яңа йортта яшәү шартлары белән дә танышты Президент.

Аннан соң ул 282 фатирлы йортка күченү чарасында катнашты. Әлеге йорт Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, социаль ипотека программасында катнашучылар әлеге йорттан фатир алган.

"Яшел Үзән районында торак мәсьәләсе гадиләрдән түгел, ләкин без хәл итәбез. Һәм бу Яшел Үзәндәге иң зур йорт - шуның дәлиле, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшел Үзәндә үзгәртеп торгызылганнан соң шәһәр күле һәм "Авангард" паркы да ачылды. Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында уңайлыклар булдырылган территорияләрдә эш нәтиҗәләрен белән Рөстәм Миңнехановта таншып йөрде.

Кайчандыр сазлыкны хәтерләтүче күл чүп-чардан арындырылган, ярлары ныгытылган. Матур фонтан куелган, күл янында ачык сәхнә булдырылган, урамга яктырткычлар урнаштырылган.

Күл күпер белән ике өлешкә бүленгән. Бер якта "Дельфин" клубы яхтачылары яраткан эше белән шөгыльләнсә, икенче яктан Яшел Үзән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче суднолар модельләү белән мавыккан балалар мәш килә.

Парктан чыгу урынында яңа уен мәйданчыгы ясалган. Судно төзүчеләр шәһәрендә ясалган әлеге мәйданчык корабльны хәтерләтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading