16+

Яшьләр проектлары илне үстерә

21-23 апрель көннәрендә Казанда «Безнең Татарстан» VI республикакүләм яшьләр форумы узды. Чара яшьләр проектларын, идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.

21-23 апрель көннәрендә Казанда «Безнең Татарстан» VI республикакүләм яшьләр форумы узды. Чара яшьләр проектларын, идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.

Быел форумда катнашу өчен 1195 кеше гариза биргән, лә­кин араларыннан бары 42 проект кына финалга чыга алды. Ә 11 проект иң яхшылар исемлегенә кереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров тарафыннан бәяләнде.

- Россия икътисады хәзерге вакытта яңа проект­ларга, аларны тормышка ашыручы максатчан кешеләргә мохтаҗ. Татарстанның яшьләрне җәлеп итәрдәй проектлар өстендә эшләве сөендерә. Бу аларга бик зур этәргеч. Барысы да безнең кулда. Ирешкән уңышларыгыз белән генә чикләнмәгез, алга омтылыгыз! - дип сәламләде финалга чыгучыларны Николай Никифоров.

Рөстәм Миңнеханов исә форумда тәкъдим ителгән проектларның республика өчен генә түгел, ә Россия күләмендә әһәмиятле булуын билгеләп китте.

- Мондагы бер проект та югалырга тиеш түгел. Безнең киләчәк - сезнең кебек яңалыкка омтылучы кешеләрдә. Яныбызга килеп, беркем дә кулыбызга әйбер тоттырмаячак. Сез үз максатыгызга үзегез ирешергә тиеш. Ә без сезгә ярдәм итәчәкбез, - диде Татарстан Президенты.
Форум яшьләргә ига­нәчеләр табарга, дәүләт структуралары белән тыгыз элемтәдә торырга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, медицина өлкәсендә эшләүче «Яшь галимнәр» хәйрия фонды үз проектларын ил күләмендә танытмакчы.
- Безнең төп максат - яшь галимнәргә нәкъ менә Татарстанда үз проектларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирү. Статистика буенча яңа юнәлештәге фәнни ачышлар 20-35 яшьтә ясала. Ләкин ул ачышларны кулланышка кертү өчен, кимендә, 250 мең сум акча кирәк. Без аларга иганәчеләр җәлеп итәргә булышабыз, - диде яшь галимнәргә ярдәм фонды вице-президенты Рәмзия Косарева.

Бу елның көзендә фонд медицина буенча беренче халыкара яшь галимнәр конгрессы үткәрергә уйлый. Анда АКШ, Испания, Сербиядән дә тәҗрибә уртаклашу өчен фән белгечләре киләчәк.

Биредә экология проблемалары да күтәрелде. Сулыкларны суүсемнәрдән чистартырга ярдәм итүче проект быел аеруча да актуаль.
- Безнең як сулыклар, фосфор һәм башка биоген элементлар күп булу сәбәпле, «чәчәк ата». Мондый су кешенең бөер һәм бавырына бик зур зыян сала, онкологик авырулар китереп чыгара. Сулыкларны чистарту өчен, без Татарстанда киң таралган балчык кулланырга тәкъдим итәбез. Мондый балчык биоген элементларны үз эченә йота, сулык «чәчәк атудан» туктый. Дөрес, балык та җибәреп булыр иде, ләкин бу - бик озак процесс, - ди Казан федераль университеты гамәли экология кафедрасы профессоры Венера Латыйпова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading