16+

Яшьләрне эшкә алган компанияләргә субсидияләр биреләчәк

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә алган компанияләргә субсидияләр рәвешендәге дәүләт ярдәме бирергә мөмкинлек бирә торган карарны имзалады.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә алган компанияләргә субсидияләр рәвешендәге дәүләт ярдәме бирергә мөмкинлек бирә торган карарны имзалады.

«2022 елда яшьләрне эшкә алган компанияләр һәм оешмалар наймны субсидияләү программасы кысаларында дәүләт ярдәменә өметләнә ала», – диелә хәбәрдә. Биредә 30 яшькә кадәрге аерым категория гражданнарны эшкә урнаштыру хакында сүз бара. Алар – уку йортларын тәмамлаган, эш тәҗрибәсе булмаган яшьләр, инвалидлар, ятим балалар, балигъ булмаган балаларның ата-аналары. Субсидия хезмәткә түләүнең өч минималь күләменә тиң булачак. Эш бирүче беренче түләүне кешене эшкә урнаштырганнан соң, икенчесен – өч, өченчесен алты айдан соң алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading