16+

“Йолдызлык” балалары Гран-при аласы килми?

Кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык-2017" ачык республика телевизион яшьләр эстрадасы сәнгате фестиваленең йомгаклау концерты узды.

Кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык-2017" ачык республика телевизион яшьләр эстрадасы сәнгате фестиваленең йомгаклау концерты узды.

17 ел рәттән үткәрелүче фестивальнең быелгы Гран-при иясе дип Зәй шәһәренең "Азаль» вокал-хореография ансамблье (вокал номинациясе) белән Лениногорск шәһәренең "Пируэт" ансамблье (хореография юнәлешендә) танылды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тәбрикләде.

- 17 ел эчендә фестиваль республиканың иҗтимагый, мәдәни тормышының аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Бу фестиваль генә түгел, бу үзе бер миссия. Ул яшь сәләтләргә тормышка юллама бирә. Республиканың әлеге нәни энҗе бөртекләрен туплаган өчен педагогларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу бәйрәм тукталмас дип өметләнәм, - диде Алексей Песошин.

Сәхнә артында исә балалар үзләренә хас самимилек белән, "Гран-при алмасак ярар иде", - ди. "Йолдызлык"ның иң югары бүләген алган төркем киләсе елда фестивальдә катнаша алмый бит. Сабыйлар шуңа борчыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading