16+

Йортлар көтә безне, мәктәпләр көтә

Казанда 2012 елдан башлап, 30 елдан өлкәнрәк булган 135 мәктәп һәм 33 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән. Бу чараларга 4,88 мил­лиард сум акча тотылган.

Казанда 2012 елдан башлап, 30 елдан өлкәнрәк булган 135 мәктәп һәм 33 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән. Бу чараларга 4,88 мил­лиард сум акча тотылган.

– Татарстан Президенты башлангычында, социаль программалар гамәлгә ашырыла. Казанның торак йортларга һәм социаль учреждениеләргә капиталь ремонт үткәрү күрсәткече – Идел буе федераль округында беренче. Төзекләндерү ихтыяҗы ун гына түгел, ә уннарча ел җыелып килде. Кайбер балалар бакчалары биналары 50-60 ел капиталь төзекләндерү күрмәгән. Казанда 30 ел файдалану чигенә җиткән тагын 23 мәктәп белән 201 балалар бакчасы капиталь ремонт көтә, – диде башкала мэры Илсур Метшин «эшлек­ле дүшәмбе» киңәшмәсендә көн тәртибенә куелган мәсьәләгә кереш сүзендә.

Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов чыгышында әйтелгәнчә, быел Казанда 1,8 миллиард сумга күп фатирлы 234 торак йортка капиталь төзекләндерү үткәрелә. Финанс чыганакларының 15,7 процентын шәһәр биргән, ә 84,3 проценты – торак милекчеләренең «капиталь ремонт» түләүләре.
– Подрядчы оешмалар 149 йортка билгеләнде инде, калганнарына аукционнар бара. Күп фатирлы 48 йортта 127 лифт яңага алмаштырыла, 84 йортка җылылык бирүне һава торышына карап үзкөйләүче 99 механизм урнаштырыла, – дип әйтеп үтте Дмитрий Анисимов.

Башкалада элеккеге тулай тораклар да яңартыла, быелгы капиталь ремонт исемлегенә элеккеге ун тулай торак алынган.
Исемлектәге 67 йортның түбәсе яңартылачак. Челюскин урамындагы 4/13нче, Катановский тыкрыгындагы 5нче һәм Авангард урамындагы 66нчы йортларның нигезләрен (фундамент) дә ныгытырга туры килә. Латыш укчылары урамындагы 39нчы йортка янгынга каршы автомат приборлар һәм төтен суыр­гычлар урнаш­тырыла.

– Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфәгате дә кайгыртыла. Капиталь ремонт барышында күп фатирлы 17 йортка авыш юллар ясала, өстәмә тоткычлар куела, – диде Дмитрий Анисимов.
Казан инде 2020 елны да уйлап яши, капиталь төзекләндерү узачак күп фатирлы 192 йортка проект-смета документларын әзерләү өчен 54,46 миллион сум акча билгеләнгән.
Капиталь ремонт програм­масы кысаларында, быел 651,64 миллион сумга 16 ба­лалар бакчасы һәм 2нче лицей-интернат тулысынча яңартыла.
– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчалары биналарына капиталь ремонт ясаганда башкарыла торган эшләр төрләрен тугыздан унбишкә җиткерде, – диде Дмитрий Анисимов. – Балалар бакчасы бинасының түбәсе, дивары, санитар бүлмәләре, инженерлык челтәрләре, тәрәзә-ишекләре белән беррәттән, азык блогы һәм җиһазлар да яңартыла. Тышкы территория тулысынча төзекләндерелә.

Казанда янә 14 үсмерләр клубы төзекләндерелә, 2013 елдан бирле үсмерләр клуб­ларын капиталь ремонтлауга 170,2 миллион сум акча тотылган. Үсмерләр клубларының 70 проценты төзекләндерелгән, алардагы җиһазлар да яңага алмаштырылды. Башкаладагы 156нчы балалар бакчасында, «Союз» үсмерләр клубында, шәһәрнең 11нче сырхауханәсе стационарында, шәһәрнең 7нче клиник сыр­хауханәсенең травматология пунктында «Мөмкинлекле мохит» программасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading