16+

Җырчы Ришат Төхвәтуллин: «Минем өчен гаилә һәрвакыт беренче урында»

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Бөтен гаилә белән сайлауга» телемарафонда катнашты.

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Бөтен гаилә белән сайлауга» телемарафонда катнашты.

Әлеге чара 17 март көнне ТНВ телеканалында уза.

Җырчы «Болгар Радиосы» студиясендә кунакта булды. Ришат гармун алып килгән, үзе уйнап, үзе җыр башкарды.

Принявший участие в телемарафоне «Всей семьей на выборы» Ришат Тухватуллин: для меня семья всегда на первом местеРишат Төхвәтуллин шулай ук гаилә аның өчен һәрвакыт беренче урында булуын әйтте. 
Исегезгә төшерәбез, 17 мартта көн дәвамында ТНВ телеканалында 12 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауга» телемарафоны уза, ул 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Турыдан-туры эфирда ТНВ студиясенә 100 дән артык кунак киләчәк — бу республиканың танылган гаиләләре, медиа-шәхесләр, туганнары белән бергә татар эстрадасы йолдызлары.

Телемарафон вакытында тамашачылар өчен ТНВ, «ШАЯН ТВ» алып баручылары эшләячәк. «Болгар Радиосы» студиясеннән, шулай ук «Ак Барс Арена»дан турыдан-туры тоташу көтелә.

Шулай ук телемарафон кысаларында «Яңалыклар»ның махсус чыгарылышларын карагыз. Бу сайлау участокларыннан репортажлар, халык активлыгы турында мәгълүматлар, Үзәк сайлау комиссиясеннән беренчел нәтиҗәләр булачак. 17 март кичендә «Бөтен гаилә белән сайлауга» бәйгесендә җиңүчеләргә Lada Vesta автомобильләренең ачкычлары тапшырылачак.

Фото: ТНВ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading