Тормыш белән исәбен өзәргә җыенган кыз белән әңгәмә вакытында Евгений аны әлеге гамәленнән ваз кичергә чакыра. Озак кына үгетләүләрдән соң, кыз әлеге уеннан кире кайта һәм подъездга керә.
Каза урынына ашыгыч ярдәм бригадасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җитә, алар кызга медицина һәм психологик яктан ярдәм күрсәтә. Әлеге хәлнең барлык шартлары ачыклана, дип хәбәр иттеләр безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча
Комментарийлар