16+

ЮХИДИ хезмәткәрләре югалган баланы тапканнар

18 августа 2021, 09:23
3165
0
0
Уку өчен 2 минут

Түбән Кама автоинспекторлары әти-әниләренә югалган кызларын табарга ярдәм иткән. ⠀

Түбән Кама автоинспекторлары әти-әниләренә югалган кызларын табарга ярдәм иткән. ⠀

Түбән Камада яшәүче хатын ЮХИДИнең ике хезмәткәре Рамил Хәбибуллинга һәм Станислав Ионовка  ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән: ул тәртип сакчыларына кызының югалуын сөйләгән. ⠀

Кыз велосипедта йөргән һәм ниндидер мизгелдә күздән югалган. Мөстәкыйль рәвештә эзләүләр тиешле нәтиҗә бирмәгән.

Тирә-юньдә яшәүче халыкны сораштырганнан соң, автоинспекторлар авылдан 20 чакрым ераклыкта бер баланы тапканнар, ул адашып йөргән икән. Кызның әти-әнисе баланы табып биргән һәм ярдәм иткәннәре өчен инспекторларга рәхмәт белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading