16+

Юлда "тәртипсезләнүчеләрне" телефонга төшерелгән видеолар нигезендә штрафка тарталар

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда тәртип бозучыларны гражданнар телефоннарына төшергән видеороликлар нигезендә штрафка тарта алачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда тәртип бозучыларны гражданнар телефоннарына төшергән видеороликлар нигезендә штрафка тарта алачак.

Моның өчен теләгән һәр кеше дәүләт хезмәтләре порталына теркәлеп, видеороликлар төшерә һәм аны ведомствога юллый торган махсус программаны үзендә булдыра ала. Видео төшерү спутник координаталарына бәйле була, шунлыктан роликның төшерү вакытын билгеләп, редакцияләп булмаячак. А җибәрелеп, инспектор, машинаның номерына карап, хуҗасына штраф җибәрәчәк.

Программа ярдәмендә кагыйдәләрне бозу очракларын: тиешсез урында тимер юлын кичү, кызыл утка чыгу, сулга борылган яки тыелган урында борылыш ясау, җәяүлегә яки махсус транспортка, өстенлекле хокукы булган машинага юл бирмәү кебек фактларны билгеләп була. Әлеге кушымта үзе әзер түгел әле, аны Элемтә министрлыгы әзерли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading