16+

Юлдагы кафеларга тәүлек буе эшләргә рөхсәт ителде

Татарстан Хөкүмәте коронавирус таралуга каршы чыгарылган чикләүләргә үзгәрешләр кертте. ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты карарын имзалады.

Татарстан Хөкүмәте коронавирус таралуга каршы чыгарылган чикләүләргә үзгәрешләр кертте. ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты карарын имзалады.

Әлеге карарда язылганча, торак пунктлардан читтә урнашкан юл сервисы объектларында кичке сәгать 11дән иртәнге сәгать 6га кадәр җәмәгать туклануы буенча хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә. 

Исегезгә төшерәбез, 31 октябрьдән Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакытын чикләделәр. Аларга кичке сәгать 11дән иртәнге сәгать 6га кадәр эшләү тыела.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading