16+

Ювелир салоныннан 100 мең сумлык бизәнү әйберләрен алып чыкканнар 

Казаның Декабристлар урамында урнашкан ювелир кибетенә битлекле кеше килеп кергән һәм сатучыларга янап, 100 мең сумлык ювелир әйберләрен алып чыгып киткән.

Бу вакытта кибеттә 4 сатучы була. Аларның сүзләренчә, көндез үк кибеткә шикле сатып алучы кергән булган, әмма берни дә алмаган, үзен шикле тоткан. Аның үз-үзен тотышы кибетчеләрне сагайткан.
Җинаять урынына оператив рәвештә кинолог килгән, эт шикләнүченең эзенә төшкән. Ювелир салонында видеокүзәтү камералары урнаштырылган, бөтен нәрсә видеога язылып барылган. Әлеге язмалар полиция хезмәткәрләренә кибетне талаучыны табарга ярдәм итәчәк.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading