16+

“Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләрендә кемнәр җиңгән?

29 ноябрь көнне 18.30 сәгатьтә Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә ТӘРТИП радиосы оештырган ике зур бәйгенең йомгаклау чарасы булачак. Радиотыңлаучылар яратып өлгергән “Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләре быел Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.

29 ноябрь көнне 18.30 сәгатьтә Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә ТӘРТИП радиосы оештырган ике зур бәйгенең йомгаклау чарасы булачак. Радиотыңлаучылар яратып өлгергән “Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләре быел Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.

Икесенең дә төп максаты – туган телебездә аралашу, чын татар гаиләләрендә сакланып калган  кыйммәтләрне  барлау, буыннан-буынга күчерү. Халкыбызның онытыла барган җырларын кайтару нияте белән барлыкка килгән  “Үз илемдә – үз көем” бәйгесе быел  икенче мәртәбә уздырылды. Шарт буенча конкурсантлар музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны акапелла башкарырга тиеш иде.  Һәм узган елдагыдан аермалы буларак, быел бәйгедә талантлы гаиләләр  яки  туганнардан оешкан гаилә ансамбльләре көч сынашты.

Географиясенә  килгәндә, Татарстаннан кала, Мәскәү, Башкортстан, Пермь, Киров, Самара өлкәләрендә гомер итүче милләттәшләребез дә кушылды бәйгегә. 
Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия әгъзалары килгән видеоларны карап, җиңүче гаиләләрне сайлады.
Алар:
Гран-при ияләре – Тукай районыннан туганнар ансамбле 
беренче урын – Кукмара районыннан абыйлы-энеле Фарил Габдрахманов белән Фаил Зәйнуллин,
икенче урын – Казаннан (Кадыш бистәсеннән) апалы-энеле Фирдиса Мифтахова, Рафаэль Абдуллин,
өченче урын – Казаннан әниле-уллы Ихсановлар гаиләсе. 

Алар йомгаклау чарасында үзләренә җиңү китергән җырларны башкарачак. Шулай ук жюри әгъзалары билгеләп үткән,  тагын берничә катнашучы да чыгыш ясар дип көтелә.

Инде дүртенче тапкыр  Әниләр көне уңаеннан  оештырылучы ӘНИЛӘР МАРАФОНЫның максаты  –социаль челтәрләрдә татар телендә аралашучы  әниләр(дәү әниләр) өчен , тәҗрибә уртаклашу мәйданы булдыру. 

Башка еллардан аермалы буларак марафон бу юлы Вконтакте социаль челтәрендә узды. Бәйгене игълан итүгә 400дән артык әни һәм әбиләр марафонда катнашырга теләк белдерде. Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Башкортстан, Чувашия, Марий-Эл, Төмән һ.б. бик күп төбәкләрдән. 

Катнашучыларга 21 тема тәкъдим ителде. Алар арасында - “Милли тәрбия”, “Әти тәрбиясе”, “Киләчәк буынга хат”, “Әнием – күз нурым”, “Һөнәрле үлмәс”, “Тәмле булсын” һ.б.. Шуларның һәркайсына туры китереп, катнашучылар үз сәхифәләрендә постлар урнаштырды. Аларны теләгән һәркем #әниләрмарафоны хештегына кереп укый ала. Марафонның бер көнен дә калдырмыйча катнашып барган әниләр арасыннан быел жюри  9 җиңүчене сайлаячак. 
Шулай итеп, 29 ноябрь көнне әлеге проеткларның барлык җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Концертта халкыбызның танылган артистлары  һәм мәртәбәле кунаклар да көтелә.

“Тәртип”радиосы һәм ул вакытта радиода “Әниләр һәм бәбиләр” тапшыруын алып баручы яшь әни –Динара Әхмәт, беренче марафонны, бала тәрбияләп өйдә утыручы яшь әниләргә аралашу мәйданы булдыру ниятеннән башланган иде. Саф татар телендә сөйләшүче 28 яшь гаилә катнашты ул вакытта. Быел “Әниләр марафоны” дүртенче мәртәбә үткәрелә һәм 400 дән артык катнашучы! Мәйдан киңәйгәннән киңәя, марафонның яше дә, катнаучыларның яше дә үскәннән-үсә! Нинди яшь әниләр генә! Дәү әниләр мәш килә быел!  - ди, радионың баш мөхәрире Ризәлә Исмәгыйлева. Инде ничә көн баш күтәрми килгән язмаларны укучы Айсылу Лерон һәм Динара Әхмәтнең күзәтүе буенча - иң күбе – укытучылар! Аннан кала – мәдәният йортында эшләп киткән һәм бүген дә эшләүчеләр, тәрбиячеләр, китапханә хезмәткәрләре икән. Аннан кала, сатучылар, сыер савучылар, экономистлар. аниматорлар да бар. Иң кызыгы авыллары белән катнашучылар бар! Бер-берләренең язмаларын укый-укый, коментарийлар языша-языша мәш киләләр,-ди кызлар. 

“Тәртип” радиосы – умартаны хәтерләтә бу көннәрдә! Гөжләп тора! 400 кешенең 21 әр көн буена язган язмаларын укып чыгу өчен генә дә күпме вакыт кирәк! Арадан иң-иңнәрен сайлап аласы да бар бит әле... 

Бер-беребезне күз карашыннан аңлап эшләргә килештек. Чөнки тәүлек буе эшләп торган радионың көндәлек эше дә җитәлек. Аңа 2 зур проектның йомгаклау эше дә килеп кушылгач – хикмәт!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading