16+

Закир Шаһбан Төркиядә узган Халыкара барьерсыз сәнгать фестивалендә катнашкан

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан Төркиянең Мәрсин каласында үткәрелгән I Халыкара барьерсыз сәнгать фестиваленнән кайтты. Ул анда оештыручыларның махсус чакыруы буенча хатыны Гөлүсә Шаһбан белән бергә барган, дип яза «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы.

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан Төркиянең Мәрсин каласында үткәрелгән I Халыкара барьерсыз сәнгать фестиваленнән кайтты. Ул анда оештыручыларның махсус чакыруы буенча хатыны Гөлүсә Шаһбан белән бергә барган, дип яза «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы.

- Закир фестивальдә Татарстан байрагы астында чыгыш ясады. Ул үз программасыннан эстрада җырларын башкарды. Тамашачы бик яратып кабул итте. Әлеге фестивальдә Россиядән җырчы Юлия Савичева, «Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужниковлар катнашты. Мәрсин фестиваленә мөмкинлекләре чикләнгән булса да, көчле рухлы кешеләр җыйналган иде.

Мондый фестивальләр бик кирәк. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләрендә генә түгел, аларның якыннарында да өмет уята. Алайса күпме кеше үз проблемалары белән ялгыз калып, депрессиягә китә. Мондый кайгыртучанлыкны күрү рухны ныгыта, күңелне күтәрә, иҗатка илһам бирә. Фестиваль концертында мэр үзе ахырга кадәр утырды, бөтен чыгышларны кызыксынып карады.

Кешенең нинди халәттә булуына карамастан, һәр кунакка игътибар һәм ихтирам тойдык. Мондый караш кеше күңелендә киләчәккә өмет уята, үзен җәмгыятькә кирәкле итеп тоярга ярдәм итә. Фестивальдә катнашкан һәрбер кунак өчен чын күңелемнән шатландым. Бер-беребезгә игътибарны югалтмасак иде. Кешегә кайчагында бәхет өчен аз да җитә. Фестиваль яшәр өчен, иҗади үрләр яулар өчен, изгелек кылар өчен беркемгә дә, бернинди дә киртәләр юк икәнлеген раслады. Без киләсе елда кабатланачак Барьерсыз фестиваленә дә чакырулы, - ди Гөлүсә Шаһбан.

Мәгълүмат өчен. Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан тумышы белән Новосибирски өлкәсендәге татар авылыннан. Тумыштан ук күзләре күрми торган егет Татарстанда «Татар жыры-95» халыкара фестивалендә лауреат булганнан соң таныла, сигез ел "Заман" төркеме солисты булып торганнан соң, үз төркеме белән эшли башлый. 2016 елда Закир Шаһбан 50 яшьлек юбилеен уздырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading