16+

“Үзгәреш җиле” Нью-Йоркта имтихан тотты

17 гыйнварда Нью Йоркның Карнеги-хол залында “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале гөрләп узды.

17 гыйнварда Нью Йоркның Карнеги-хол залында “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале гөрләп узды.

Аншлаг белән үткән чыгыштан соң анда катнашучылар тәэсирләре белән дә бүлеште.

– Безнең проект хакында күп сүзләр булды: тәнкыйть тә булды, кемгәдер ошады, кемгәдер ошамады. Әлбәттә, бу - табигый хәл. Без елдан-ел камиллеккә омтылабыз. Ноябрьдә Казанда булган концертны халык яратып кабул итте , - ди проектның вокал буенча педагогы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева. - Нью-Йорктагы концертта безнең милләтәшләрдән тыш, башка милләт халыклары да бик күп иде. Милләттәшләр, бәйрәмгә килгән кебек, милли киемнәрдән, калфаклардан килде. Алар өчен безнең концерт туган җирләре белән очрашу кебек иде.
Әлбәттә, еш кына мактаудан тыш сүзләр дә ишеткәндә, проект хакында төрле уйлар туу турында да яшерми ул. Ә әлеге чит ил сәхнәсендә узган имтихан, аларның дөрес юлда булып, проектның кирәк булуын раслады, ди җырчы.

– ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар бик күп булачак. 2020 елны татар җыры башлап җибәрде. Легендар тантаналы залда чыгыш ясау, зур бәхет һәм сынау да булды. Татар җырын күрсәттек, Нью-Йоркны гөрләттек , - ди “Үзгәреш җиле”ндә катнашучы җырчы Айдар Сөләйманов горурланып.

 Карнеги-холл хезмәткәрләре репетиция һәм концерт барышында күп еллар инде әлеге залның тулмавы, күп тамашачы җыелмавы хакында әйткәннәр. Ә татар җыры бөтен залны тутыргач, моңа алар шаккаткан.

Казан филармониясе солисты, “Үзгәреш җиле фестивале катнашучысы Әмир Әхмәдишин:
 - Концерт вакытында 3 мең кешелек залны күргәч, адреналин йөрәккә бәрде, - дип шаярта. - Бик нык дулкынландым. Казандагы чыгышларда тәнкыйть булган иде, монда да бер претензия булды. Бер апа концерттан соң килеп: “Барысы яхшы, җырлар да яхшы. Тик Нью-Йоркка кадәр килеп Винера Ганиева чыгыш ясамады, без аны да күрергә килдек бит!” дип әйтте, - ди.

Илнар Миранов залның энергетикасы гаҗәеп булуын, татар халык җырын башкарганда башка төрлерәк – җылырак кабул итүләрен, өлкәннәрнең түзә алмый елап утырулары хакында әйтте.

“Үзгәреш җилендә” чыгыш ясаган Алинә Шәрибҗанова да бик тәэсирләнеп кайткан. Нью-Йорктагы чыгыштан соң әлеге проект белән кызыксынучылар артачагында һәм тамашачыларның яратып кабул итәчәгендә шиге юк аның.

Алтынның яткан җирендә кадере юк, диләр бит. Мария Каллас, Лучано Паваротти, Элтон Джон, Уитни Хьюстон чыгыш ясаган залны тутыра алган “Үзгәреш җиле” проектын безнең тамашачы да яратып кабул итәчәгендә шик юк. Фестивальнең Европа сәхнәсен дә яулау хыялы бар.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading