16+

Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс» ның баш тренеры вазифасыннан китә

«Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов 2023/2024 елгы сезонда Гагарин Кубогы плей-оффында уңышсыз чыгыш ясаганнан соң командадан китәчәк.

«Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов 2023/2024 елгы сезонда Гагарин Кубогы плей-оффында уңышсыз чыгыш ясаганнан соң командадан китәчәк.

Команда беренче раундда Екатеринбургның «Автомобилист» командасына 1:4 исәбе белән җиңелде. Баш тренерның отставкасы турында «Ак Барс»ның йомгаклау матбугат конференциясендә сөйләделәр.

"Мин бик күп еллар тренер булып эшләдем. Эш миңа бик ошый. Мин үз эшемнән рәхәтлек таптым. Ләкин баш тренер булып эшләү зур көч, эмоцияләр, зур җаваплылык таләп итә. Шуңа күрә, минемчә, хоккейда башка форматта эшләсәм, минем өчен яхшырак булыр. Өстәвенә, бездә килешү бар иде, мин контрактны бер сезонга гына имзаладым. Барысы да планлаштырылганча", - дип белдерде Биләлетдинов.

«Ак Барс» ның баш менеджеры Марат Вәлиуллин күп кенә уенчыларның хәзер клубның баш тренеры вазифасы буенча карар көтүләрен әйтте. Аның сүзләренчә, шуннан соң гына хоккейчыларның контрактларын озайту турында фикер алышу башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading