16+

Үзәклеләр күпфункцияле үзәкле булды

Федераль максатчан программа, Татарстан Президенты программасы кысаларында республикада ачылган социаль объектлар көннән-көн арта бара. Икътисади тотрыксызлык шартларына карамастан, әлеге проектлар тулы көчендә эшләвен дәвам итә.

Федераль максатчан программа, Татарстан Президенты программасы кысаларында республикада ачылган социаль объектлар көннән-көн арта бара. Икътисади тотрыксызлык шартларына карамастан, әлеге проектлар тулы көчендә эшләвен дәвам итә.

Яшел Үзән районының Бакырчы авылында күпфункцияле үзәк төзелгәнче, халык чараларны урамда уздырырга мәҗбүр иде. Яңа мәдәният йортына алар бүген дә сөенеп туа алмый. Авыл халкы өчен бигрәк тә бердәнбер ял итү урыны булган мәдәният йортлары төзелү - шатлыклы вакыйга.

Теләче районының Үзәк авылы халкы да мәдәният йортын көтеп алган. Бина ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Теләче районына эш сәфәре кысаларында Президент берничә объект ачылышында булды. Башта Олы Тиләҗе авылында башлангыч мәктәп кунаклар кабул итте. Бу белем бирү учреждениесе күрше Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы булып исәпләнә. "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" Федераль максатчан программасы нигезендә бер ел дигәндә мәктәп сафка баскан. Әлеге мәктәп үзенчәлекле. Анда бары тик татарча гына белем алачаклар. Бина барлыгы 15 балага исәпләнгән. Бу уку елында анда җиде генә бала укый. Бинада ике уку кабинеты исәпләнә, спорт залы бар.

Үзәк авылында исә 200 урынлык яңа мәдәният йорты куллануга тапшырылды. Әлеге күпфункцияле үзәктә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе урнашкан. Ачылыш тантанасында, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тә катнашты.

Президент Рөстәм Миңнеханов авыл халкына котлау сүзләрен җиткерде.
Бу биналар ачылышы игелекле сәгатьтә булсын. Теләче районына 25 ел. Саба районы составында булганда, мин биредә эшләдем, "Ленин" совхозына килә идем. Монда булдыклы. тырыш халык яши. Бу талантлы, сәләтле кешеләрне җыя торган урын булыр дип ышанам. Рәхәтен күрергә насыйп булсын, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзәк авылы мәдәният йорты директоры Илнур Вәлиуллин әйтүенчә, клуб бинасы заманча эшләнгән. Биредә авыл халкы өчен беренче карашка ят нәрсә, гардероб, уен бүлмәсе дә бар. Тамашалар залы да уңайлы итеп эшләнгән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре иске клубта эшләп килгән музейны да бу бинага күчерергә җыеналар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading