16+

«Зәкят» фонды мохтаҗларга хәйрия ашлары әзерләү эшен кабат башлап җибәрде

«Зәкят» фонды «Игелекле Казан» проекты кысаларында Казан мэриясе ярдәме белән атна саен мохтаҗларга хәйрия ашлары әзерләү эшен кабат башлап җибәрде, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

«Зәкят» фонды мохтаҗларга хәйрия ашлары әзерләү эшен кабат башлап җибәрде

«Зәкят» фонды «Игелекле Казан» проекты кысаларында Казан мэриясе ярдәме белән атна саен мохтаҗларга хәйрия ашлары әзерләү эшен кабат башлап җибәрде, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

Бушлай кайнар ризык порцияләре атнага 3 тапкыр – сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10.00дән 11.00гә кадәр Казанның Борһан Шаһиди скверында (Борһан Шаһиди урамы, 17) таратыла. Мохтаҗларга беренче һәм икенче аш, салат, ипи, чәй тәкъдим ителә.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: 2017 елда «Зәкят» фонды оештырган хәйрия ашларында кайнар ризык белән сыйланган фәкыйрьләр саны 3000 меңнән артып ките.

Моннан тыш, Казан мәчетләрендә мохтаҗларга әйберләр һәм азык-төлек җыю дәвам итә. Искәртеп үтик: диния нәзарәте башлангычы белән башкала мәчетләрендә фәкыйрьләргә бушлай ярдәм күрсәтү буенча «Приют» пункты өчен кием-салым, азык-төлек, савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар җыю игълан ителде.

Олылар һәм балалар өчен кием-салым, озак бозылмый торган азык-төлек (тоз, шикәр, ярмалар, консервалар һәм башкалар), савыт-саба, уенчыклар, көнкүреш химиясе товарлары башкаланың түбәндәге мәчетләрендә кабул ителә: Кабан арты мәчете (Һ.Такташ урамы, 26), Гаилә (Җ.Фәйзи урамы, 2), Ярдәм (Серов урамы, 4а), Нур-әл-Ислам (М.Бигиев урамы, 36/56), Казан Нуры (Ф.Әмирхан урамы, 3, корп.2), Фатиха (Кадышево бистәсе, Р.Зорге урамы, 2а), Өмет (Борисоглебский бистәсе, Мәктәп урамы, 4а), Салихҗан (Бестужев урамы, 66а).

Моннан тыш, кирәк-яракларны тәүлек әйләнәсе эшли торган «Приют» ярдәм пунктына да (Б.Шаһиди урамы, 26 нчы йорт) китерергә мөмкин.

Фото: islam-today.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading