16+

Үзмәшгуль Зөлфия Фәйзрахманова: «Заказларым да, керемем дә күп»

Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда, Мәскәү, Калуга һәм Мәскәү өлкәсендә, тәҗрибә форматында, профессиональ керемгә салым режимы эшли башлады. Әлеге яңа төр салымны киләсе елдан илнең тагын 19 төбәгендә кертергә җыеналар.

Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда, Мәскәү, Калуга һәм Мәскәү өлкәсендә, тәҗрибә форматында, профессиональ керемгә салым режимы эшли башлады. Әлеге яңа төр салымны киләсе елдан илнең тагын 19 төбәгендә кертергә җыеналар.

Шушы көннәрдә Дәүләт Думасына шул хакта закон проекты керде. Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты башлыгы Андрей Макаров белән Федерация Советы әгъзасы Николай Журавлев яңа салым режимын донор-төбәкләрдә һәм миллионлы шәһәрләрдә гамәлгә ашырырга кирәк дигән фикердә тора. Сүз Санкт-Петербург, Воронеж, Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крае, Ненецк, Ханты-Манси автоном округы – Югра, Ямал-Ненецк автоном округы, шулай ук Башкортстан Республикасы турында бара.

Яңа салым режимының төп үзенчәлеге – салым органына бармыйча гына теркәлергә була, контроль-касса аппаратын кулланырга кирәкми, дәүләт органнарына хисап та бирәсе юк. Смартфонда «Минем салым» кушымтасын булдырып, аның аша физик затлар белән эшләгәндә – 4, компанияләргә хезмәт күрсәткәндә 6 процент салым түлисең.

Алда санап киткән дүрт төбәктә барысы 260 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Алардан 30 млрд сум акча кергән. Үзмәшгульләр саны буенча Татарстан актив төбәк булып санала. Республикада 40 меңнән артык кеше үзмәшгуль статусын алган. Үзләре әйтүенчә, хәзер алар тынычлап эшли. Ксения Спиридонова кайчандыр реклама агентлыгы булган. Декрет ялына киткәннән соң, заказлары азайган. Ксения үзмәшгуль булып иң беренчеләрдән булып теркәлгән кеше. Салым күләме аз һәм Пенсия фондына акча күчереп барасы юк, ди ул.

Нутрициолог Анна Колобова да үзмәшгульләр белән булган очрашуларда актив катнашып килә. Ул да үзмәшгуль булып ел башында ук теркәлгән. Яңа статусның төп өстенлеге – компанияләр белән эшләү мөмкинлеге, ди. Элек исә бу мөмкин булмаган.

Журналист Рузана Хөснетдинованы исә үзмәшгульлек дәүләт органнарына хисап бирмичә дә эшләп булуы, моның өчен бухгалтер ялларга кирәкмәве белән җәлеп иткән. Чеклар да җыярга кирәк түгел, вакыт та, акча да сарыф итәсе юк, ди Рузана. Аныңча, үзмәшгульлек шәхси эшмәкәр булырга теләүчеләр өчен дә беренче адым булып тора.
 
Өй кондитеры Зөлфия Фәйзрахманова, башка бик күп үзмәшгульләр кебек үк, хәзер тынычлап эшләвен әйтә. Мин элек, тикшерүче органнардан булмагае дип, таныш булмаган кешеләрдән заказлар алырга курка идем, хәзер тынычлап эшлим, шуның белән заказларым һәм керемнәрем дә күп, ди ул.

Үзмәшгуль булып монда теркәлергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading