16+

Үзмәшгульләр өчен күңелле яңалык

Татарстанда үзмәшгульләр өчен субсидияләрнең максималь күләме икеләтә арткан.

Татарстанда үзмәшгульләр өчен субсидияләрнең максималь күләме икеләтә арткан.

Хәзер ул 200 мең сум тәшкил итә

. Татарстан Икътисад министрлыгы үз-үзенә эшләүчеләрне субсидияләү программасы кысаларында финанслауның максималь күләмен ике тапкыр-200 мең сумга кадәр арттырды. Бу хакта шимбә көнне ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте тарафыннан таратылган хәбәрдә әйтелә.

"Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үзмәшгульләрне субсидияләү программасын финанслау күләмен ике тапкыр - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр арттырды. ТР 
икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов фикеренчә, бүлеп бирелгән акчалар үзмәшгульләр эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Алынган субсидияне продукция җитештерү яки хезмәт күрсәтү, җиһазлар һәм техника алу өчен кирәк булган чыгым материалларын сатып алуга, яки уку өчен, модернизацияләүгә, техник ярдәм күрсәтүгә, интернет-сайтларны эшләтеп җибәрүгә тотарга мөмкин. 

Үзмәшгульгә субсидия алу өчен РФ гражданы булырга, шәхси эшмәкәр булып тормаска һәм "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы гражданнар статусында эшчәнлек алып бару вакыты өчен 3 мең сумнан да ким булмаган күләмдә республика бюджетына салым түләргә кирәк. Түләү өчен гариза бирүченең һөнәри кеременә салым түләү буенча бурычы булмаска тиеш.

Моннан тыш, тагын бер шарт - бушлай онлайн-белем алу, анда катнашу өчен гаризаны 31 августка кадәр тапшырырга кирәк. Өч атна дәвамында катнашучылар өчен бизнесның төрле өлкәләрендәге тәҗрибәле экспертлар һәм практик-эшмәкәрләр катнашында 12 онлайн-дәрес булачак. Үзмәшгульләр базарны анализлый, статистик мәгълүматлар белән эшләргә өйрәнә, шулай ук бизнес алып баруның финанс һәм юридик үзенчәлекләрен өйрәнә алачак. Дәресләр махсус программа буенча онлайн-форматта ябык платформада үткәреләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading