16+

Үзмәшгульләргә ярдәм итү программасы булдырыла

Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итү программасын булдыру планлаштырыла, программа аларның эшчәнлеген җайга сала торган федераль закон барлыкка килгәнче гамәлдә булачак.

Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итү программасын булдыру планлаштырыла, программа аларның эшчәнлеген җайга сала торган федераль закон барлыкка килгәнче гамәлдә булачак.

Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин үзмәшгульләр белән очрашуда хәбәр итте, дип яза kzn.ru сайты. Ачык диа­лог режимында узган чара KazanExpress сәүдә мәйданчыгы базасында узды.

Очрашуда катнашкан Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов бүгенге көндә Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр санының актив үсүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә алар 7 меңгә якын, шуларның 3 меңнән артыгы Казанда яши.

Берничә ай элек Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге ачылды. Лиана Пахарева – үзәкне оештыручыларның берсе, үзмәшгуль кондитер буларак, аның үз эшен теркәгәнчегә кадәр юридик затлар белән эшләүдә проб­лемалары еш булган. Аерым алганда, ул чек, товар белән җибәрелә торган документ һәм башка рәсми кәгазьләр бирә алмаган. Хәзер салым режимына күчкәч, Лиана үз эшен легаль рәвештә алып бара һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф салыну мөмкинлеге өчен борчылмый.

Нигездә, үзмәшгульләр продукциясе интернет аша сатыла, чөнки сәүдә нокталарын арендалау бәясе бик кыйммәт. Үзмәшгуль Юлия Райвайн Казан мэрына продукция сату өчен ташламалы арендалы мәйданчык бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
– Җәйге сезон алдыннан бу бик актуаль булыр иде, без хәтта башка үзмәшгульләр белән дә эксклюзив сувенир продукциясен уйлап таба алыр идек, – диде ул.
Илсур Метшин аның инициативасын хуплады, май ахырына мондый мәйданчык­лар һичшиксез төзеләчәк дип ышандырды.
– Без мәйданчыклар сайларбыз, аларны бердәм форматка китерербез, урыннар билгеләрбез, әйтик, парклар һәм скверларда мондый ярминкәне эшләргә мөмкин булыр иде, – диде Казан мэры.
Үзмәшгульләр арасында үз эшләре белән күптәннән шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Ләйсән Яруллина ике ел инде җиләк-җимеш чипсылары ясый. Кыз үзмәшгуль буларак теркәлгән, әмма эшмәкәр статусы булмаганга, ул ташламалы рәвештә кредит алудан файдалана алмый икән.
Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләнең бик актуаль булуын һәм җентекләп эшләүне таләп итүен билгеләп үтте.
Ахырда Илсур Метшин Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итү программасы төзеләчәген хәбәр итте.
– Без Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итү программасын булдырачакбыз, әлегә сез үсеш юлында. Бу эшне системалы агымга ­куйыйк һәм федераль закон чык­канчыга, сез ныгыганчыга кадәр элемтәдә торыйк. Озын юлда беренче адымны ясарга һәрвакытта да авыр, әйдәгез аны бергә эшлик, – диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading