16+

Зур суммада акча урлауда шикләнелүче “ТФБ Финанс” директоры кулга алынган

Кичә, 6 февральдә, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре ышанып идарәгә тапшырылган акчаларны урлауда шикләнелүче «ТФБ Финанс» директоры кулга алынган, дип хәбәр иткән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Оешманың офисында тентү үткәрелгән, бик күп документлар кулга алынган. Барлык докуметрларны тикшерүчеләр өйрәнә.

Искәртеп узабыз, Моңа кадәр «Татар-информ» акча урлау турындагы гаризалар нигезендә «ТФБ Финанс»ка карата « Аеруча зур күләмдәге мошенниклык» матдәсе буенча җинаять эше кузгатылу турында хәбәр иткән иде.

Беренчел исәпләүләр буенча, кертемчеләргә килгән зыян 90 миллионнан артык дип исәпләнә. Бүгенге көндә Татарстанның эчке эшләр органнарына акча урлау турында 100дән артык гариза алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading