16+

Зәйдә азат итүче-сугышчы һәйкәлен яндыручыларның шәхесләре билгеле булган

Әлеге коточкыч адымга өч кыз һәм 2010-2012 елгы бер малай барган булып чыкты.

Әлеге коточкыч адымга өч кыз һәм 2010-2012 елгы бер малай барган булып чыкты.

Зәй районы буенча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе хезмәткәрләре 16 мартның кичендә азат итүче-сугышчы һәйкәлен яндырган балаларның шәхесен ачыклый алган. Алар өч кыз һәм 2010-2012 елгы бер малай булып чыкты. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 243.4 маддәсенең 2 нче өлеше "Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәлләрне юк итү яки зарар китерү" буенча җинаять эше кузгатты. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә бу балаларның эшен карау өчен материаллар әзерләнә.

Әлеге балаларның ата-аналарына карата административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсе, ягьни “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча ата-аналар бурычларын үтәмәү” буенча материаллар төзелгән. Әлеге хәлне тикшерү Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның шәхси контроле астында.
Татарстан тикшерү комитеты җитәкчелегенә һәйкәл яндыру җинаять эшенең барлык шартлары турында хәбәр итәргә кушылды.

"Тикшерү кысаларында шулай ук Җиңү бульварында янучан материаллардан эшләнгән һәйкәл урнаштыруга юл куйган вазыйфаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", - дип билгеләп үтте Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе рәисенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Фото: http://zainsk-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading