16+

2026 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанда кайсы территорияләрне яңартачаклар

27 июня 2025, 14:14
2032
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанда 2026 елга төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүгә йомгак ясалды.

Татарстанда 2026 елга төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүгә йомгак ясалды.

21 апрельдән 12 июньгә кадәр 416 меңнән артык кеше өстенлекле паркларны, скверларны, урамнарны һәм ишегалларын сайлаган. Исемлектә 283 җәмәгать киңлеге һәм 812 ишегалды булган.

Казанда «Тәбриз» скверы җиңгән, Чаллыда — Табиев исемендәге яр буе, Түбән Камада — «Гаилә» паркы. Республика районнарында халык ешрак үзәк урамнар һәм мәйданнар өчен тавыш бирде. Мәсәлән, Яңа Чишмәдә Ленин урамын, Алексеевскида үзәк кварталны яңартачаклар.

Шулай ук 200 ишегалды билгеләнгән, алар киләсе елда «Безнең ишегалды»программасы буенча төзекләндереләчәк. Алар өчен барлыгы 195 меңгә якын кеше тавыш биргән. Җиңүчеләр абсолют тавыш саны буенча түгел, ә тавыш бирүчеләрнең яшәүчеләргә процент нисбәте буенча сайланды. Шулай итеп, топ-200 ишегалларын сайлау механикасы исемлеккә кечкенә һәм зур территорияләрне дә кертергә мөмкинлек бирә.  Иң актив тавыш бирүчеләр Чаллы һәм Яшел Үзәндә булган.

2019 елда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын башлап җибәрде. ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, программа эшли башлаганнан бирле республикада 5174 ишегалды яңартылган. Бу 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартларын яхшыртты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading