16+

Акча кая киткән?

16 мая 2025, 10:16
888
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанда илкүләм проектларын гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә.

Татарстанда илкүләм проектларын гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә.

2025 елның 1 маена 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 9,4 млрд сум тәшкил итте (еллык билгеләнешнең 21,1 проценты). Бу хакта республиканың финанс министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Иң зур чыгымнар “Гаилә” – 4,8 млрд сум, “Яшьләр һәм балалар” – 1,9 млрд сум, “Озын һәм актив тормыш” – 1,2 млрд сум, “Тормыш өчен инфраструктура” – 912,2 млн сум, “Кадрлар” – 248,8 млн сум, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад” – 120,9 млн сум илкүләм проектлары буенча юнәлдерелгән.  

2025 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыру ниятеннән республика  бюджетында 44,6 млрд сум акча каралды, шулардан 24,7 млрд сумы – федераль бюджет чаралары исәбеннән, 19,9 млрд сумы – Татарстан бюджеты исәбеннән тормышка ашырыла.

Татарстанда илкүләм проектлар үтәлеше Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җитди контрольгә алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading