16+

Ана капиталын ялганлап алучылар суд каршына басачак

18 февраля 2025, 15:26
1208
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү бүлеге тарафыннан мошенниклык фактлары буенча җинаять эше тикшерелә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү бүлеге тарафыннан мошенниклык фактлары буенча җинаять эше тикшерелә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Мәскәү өлкәсендә яшәүче 27 яшьлек ир-егет Яшел Үзәндә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз белән берлектә урлау схемасын уйлап чыгарган. Моның өчен алар Татарстанда яшәүче 13 хатын-кызны тапкан, алар исеменнән ЗАГСның төрле бүлекләренә бала табу турында ялган гаризалар биргәннәр. Алар нигезендә хатын-кызларның һәрберсенең берәр кызы тууы турында язмалар ясалган. Әлеге схеманы оештыручы 35 яшьлек хатын шул рәвешле үзенә ике "бала" теркәгән. Янәсе, болар барысы да балаларын өйдә генә тудырган. 

Алга таба алар ана капиталын рәсмиләштерү, шулай ук бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм бала карау буенча айлык пособие алу рәвешендә социаль ярдәм чараларын алу өчен мөрәҗәгать иткәннәр.

Ана капиталын акчага әйләндерү законлылыгын күрсәтү өчен алар арзан җир кишәрлекләре сатып алганнар, анда гаепләнүчеләр, янәсе, үзләре яшәү өчен йорт төзергә җыенганнар.

Шул рәвешле, 2020 елдан 2022 елга кадәр гомумән алганда алар тарафыннан 8 миллион 600 мең сумнан артык акча урланган.

Мошенниклык схемасында катнашкан, бала табучы хатын буларак чыгыш ясаган 12 хатынга карата читкә китмәү турында рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

Оештыручыларга һәм озак вакыт тикшерүдән качып йөргән тагын бер "ялган бала табучы" хатынга карата сак астына алу чарасы сайланган.

Хәзерге вакытта беренчел тикшерү тәмамланган. Җинаять эшенең барлык материаллары Казанның Вахитов район судына җибәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading