16+

Артур Фәләхов гашыйклар көнендә сөйгән яры белән никах укыткан. Котлыйбыз!

15 февраля 2025, 20:41
1835
0
1
Уку өчен 2 минут

“Мин үземнең тиң ярым белән эштә таныштым», ди ул.

Артур Фәләхов гашыйклар көнендә сөйгән яры белән никах укыткан. Котлыйбыз!

“Мин үземнең тиң ярым белән эштә таныштым», ди ул.

Тагын бер буйдак егет өйләнде! “Болгар радиосы”ның яңалыклар хезмәте редакторы Артур Фәләхов гашыйклар көнендә сөйгән яры белән никах укыткан. “Мин үземнең тиң ярым белән эштә таныштым. Ул  “Шаян ТВ”да эшли. Бер ел очраштык, менә хәзер кавышырга, гаилә корырга уйладык”, - ди Артур
- Ни өчен нәкъ 14 февраль көнне?
- Бик матур дата, гашыйклар көне бит. Икенчедән, минем әти-әни дә 38 ел элек нәкъ шушы көнне никах укытканнар.  Безнең өчен бу икеләтә бәйрәм көн булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading