16+

Балык тотарга барганда паспортыгызны да онытмагыз. Ни өченме?

14 февраля 2025, 12:49
1608
0
1
Уку өчен 3 минут

1 сентябрьдән суда иминлек турындагы яңа закон гамәлгә кергәч, балыкчыларга мәҗбүри рәвештә шәхес таныклыгы булырга тиеш.

1 сентябрьдән суда иминлек турындагы яңа закон гамәлгә кергәч, балыкчыларга мәҗбүри рәвештә шәхес таныклыгы булырга тиеш.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең (ГИМС) норматив хокукый тәэмин итү һәм перспективалы үсеш бүлеге башлыгы Алексей Петров хәбәр итте.

Ул яңа норма суда көймәдә балык тотучы балыкчыларга гына кагылачак, дип аңлатты. Мондый очракларда Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) инспекторы законлы нигездә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының үз штатлы катерында алар янына килә, үзен таныштыра һәм балыкчының шәхесен идентификацияли торган документлар таләп итә алачак. Балыкчының үзе белән булырга тиешле документларга, барыннан да элек, паспорт керә. Ләкин ул гына түгел. Балыкчының шәхесен хәрби билет буенча да расларга мөмкин булачак.

Моннан тыш, әгәр балыкчылар гадәттән тыш хәлләр министрлыгында теркәлгән кече судноларда балык тоталар икән, аларның үзләре белән паспорты булу мәҗбүри түгел. Алар инспекторга үзләренең моторлы көймәсенә таныклык һәм катер белән идарә итү хокукына таныклык күрсәтә алачак.

Шулай ук Алексей Петров аңлатканча, инспекторлар ярдан балык тоткан балыкчыларның паспортын тикшерә алмаячак. Яр буенда балыкчылар янында аларның көймәсе торса да, инспекторлар моны эшли алмаячак. Яр буендагы балыкчы - ул гади граждан, аның документларын гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түгел, ә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре тикшерә ала.

Әгәр балыкчыларның үзләре белән документлары булмаса, инспектор аны ярга озата һәм балыкчының кем икәнен ачыклау өчен полиция кулына тапшыра алачак. Ә яр буенда балык тотарга яратучы бик каты тузына башлый икән, аңа богау да кидерү рөхсәт ителәчәк.

"Исерек килеш судно белән идарә итү иң күңелгә тигәне. Элегрәк кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең (ГИМС) инспектор административ хокук бозуны булдырмау максатыннан шәхесне таныклаучы документ таләп итә алмый иде. Моңарчы аңа полиция хезмәткәрләрен чакыртырга, әлеге гражданинны ярга озатырга, тикшерү уздырырга таләп ителә иде. Хәзер ГИМС инспекторы мондый хокукка ия булачак",-дип хәбәр иткән ТАСС матбугат конференциясендә Алексей Петров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading