16+

БДИ: имтихан нәтиҗәләрен ничек белергә?

02 июня 2025, 13:13
999
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыралар.

Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыралар.

Сынауны узу бер, аннан соң иң ялыктыргычы – нәтиҗәләрен көтү. Алар, кагыйдә буларак, 7-14 көннән генә билгеле була.

Имтихан нәтиҗәләрен кайда һәм ничек белергә мөмкин соң?

  1. Рособрнадзор сайтында, моның өчен нәтиҗәләрне тикшерү сервисыннан (https://checkege.rustest.ru/)  файдаланырга мөмкин; 
  2. Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен абитуриентның расланган аккаунты кирәк булачак; 
  3. Чыгарылыш сыйныф укучысы белем алган мәктәптә. 

Исегезгә төшерәбез, 23 майда Татарстан укучылары тарих, рус әдәбияты һәм химиядән, 27 майда – математикадан, 30 майда - рус теленнән БДИ тапшырдылар. Бүген – 2 майда – физика һәм җәмгыять белеме тапшыручылар сыналды.

Калган имтиханнар: 

  • 5 июньдә — биология, география һәм чит телләр (язма өлеше)
  • 10 июньдә — чит телләр (сөйләм өлеше) һәм информатика
  • 11 июньдә — чит телләр (сөйләм өлеше) һәм информатика

Узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары һәм имтиханга җитди сәбәпләр аркасында килә алмаганнар БДИны резерв көннәрдә -  16 июньнән 23 июньгә кадәр тапшырачак.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading