16+

Бер ялгыш өтермәнгә китерә

29 марта 2025, 11:16
526
0
0
Уку өчен 2 минут

Тайландта яшәүче гаилә, ял итәргә баргач, чемоданнарында 24 килограмм наркотик барлыгын шәйләп ала.

Тайландта яшәүче гаилә, ял итәргә баргач, чемоданнарында 24 килограмм наркотик барлыгын шәйләп ала.

Кызык килеп чыга, алар Япониягә юл тота, Бангкокка килеп җиткәч, аэропортта, үз багажлары урынына, ялгышып, лентадан икенче бер кешенең чемоданын алып китәләр. Аны-моны чамаламыйлар билгеле, Япониягә барып җиткәч, сак хезмәте аша үткәндә, чемоданнарын ачып күрсәтергә сорыйлар. Ачып җибәрсәләр, пляж кирәк-яраклары урынына наркотиклар тутырылган була. Хәлне аңлаталар билгеле, бәхетләренә каршы туристларның сүзләренә ышаналар. Тикшерү эше дә аэропортта ялгышлык килеп чыкканлыгын ачыклый. Сак булыгыз, аэропортларда исә бигрәк тә! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading