16+

«Без булмасак, кем?»: күп балалы әти икенче тапкыр махсус хәрби операциягә киткән

25 февраля 2025, 15:51
1262
0
0
Уку өчен 3 минут

24 февральдә, махсус хәрби операция башлануга өч ел тулды. Бу вакыт эчендә ил берләште, һәм бөтен Россиядән меңләгән ир-ат Җиңүне якынайту өчен алгы сызыкка китте.

24 февральдә, махсус хәрби операция башлануга өч ел тулды. Бу вакыт эчендә ил берләште, һәм бөтен Россиядән меңләгән ир-ат Җиңүне якынайту өчен алгы сызыкка китте.

Татарстанлылар да искәрмә түгел-яшел үзәнлеләр Ватанны саклаучылар традицияләрен дәвам итәләр, үз теләкләре белән Кораллы Көчләр сафларына китә.

Шундый ватанпәрвәрләрнең берсе Яшел Үзәннән Искәндәр Шиһабетдинов. Аның өч баласы булуга карамастан, 2023 елда ул хәрби хәрәкәтләр зонасына үз теләге белән китәргә карар кылган. Контракты тәмамлаганнан соң ул өенә кайткан, әмма хезмәттәшләре белән элемтәдә калган, фронтка актив ярдәм иткән: маскировка челтәрләре, тепловизорлар, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башка ярдәмне Яшел Үзәннең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар төркеме аша тапшырган.

Әмма вакыт узу белән яу кырында калган иптәшләренә ярдәм итү теләге гражданлык тормышыннан өстен чыккан. Искәндәр яңадан контрактка кул куярга һәм алгы сызыкка кайтырга карар кылган. Аның карарын туганнары хуплаган. Хәтта балалары да фронтта кирәкле әйберләрне җыярга булышкан.

Искәндәр Шиһабетдинов элегрәк Горький исемендәге Яшел Үзән заводында – Россиянең оборона сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләренең берсендә эшләгән. Соңрак һөнәрен алыштырган һәм нефть эшкәртү производствосына инженер булып урнашкан.
Әле шушы көннәрдә генә Яшел Үзән хәрби комиссариаты соңгы вакытта иң күп санлы төркемнәрнең берсен – 12 кешене хезмәткә җибәргән.

23 гыйнвардан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 2,8 млн сум ала. Түләүләр күләменең артуы республикада түләүләрнең артуы белән бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Махсус хәрби операция зонасында хәрбиләр аена 210 мең сум акча ала.

РФ Хәрби Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белегез heroes-tatarstan.ru яки 117 телефоны буенча. Шулай ук контракт буенча (1 нче разряд) хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел.8 (843) 221-44-52 яисә 8 (800) 222-59-00.

Материал Юлия Озерова катнашында әзерләнде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading