28 май көндез Иркутск өлкәсендә яшәүчеләрне коточкыч хәбәрләр тетрәндерде.
Байкальскидагы «Горный Байкал» бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортта чыккан янгында биш укучының гәүдәләре табылган. Аларның дүртесе үтерелгән, бишенчесе-полиция мәгълүматы буенча, үзе үк һөҗүм итүче, дусларын үтергәннән соң йортка ут төрткән. Үзе дә һәлак булган. Бу коточкыч төндә нәрсә булган соң?
КП-Иркутск басмасына билгеле булганча, 27 майда балалар компаниясе туган көнгә җыелган. Әти-әниләреннән рөхсәт сораганнар. Бәйрәмнән соң кемдер өенә кайтып киткән, кемдер төн кунарга дачада калган. Төнлә чакырылган кунакларның берсе кинәт кулына пычак алган... Барысына да пычак белән һөҗүм иткән, дүртесен суйган, тагын дүртесе исән калган, алар хәзер хастаханәдә. Зыян күрүчеләрнең берсе, 14 яшьлек егетнең, муены яраланган, аның тормышы өчен табиблар көрәшә. Тикшерү комитеты ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү һәм ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгаткан.
27 май көнне Байкальскидан 15 яшьлек Ирина якын дусларын туган көн бәйрәменә чакырган. Кичәне «Горный Байкал» бакчачылык ширкәтендәге дачасында оештырырга карар кылынган. Әмма, КП-Иркутск басмасына билгеле булганча, ике йорт әлеге кызның исемендә түгел, ә аның бер дустыныкы булган.
- Кичәгә барлыгы 15 яшүсмер килгән. Әмма төн кунып чыгарга якынча 10ысы калган. Туган көнен үткәргән кызны һәм тагын дүрт егетне аларның әти - әниләре фаҗигагә өч сәгать кала машиналарда алып киткәннәр,-дип сөйләгән шаһитләрнең берсе. - Бәхеткә каршы, туганнарым котылып кала алды. Төнлә, барысы да йокларга яткач, үтерүдә шикләнелгән егет, янәсе, бер кызга бәйләнә башлаган. Аның сүзләренә караганда, ул олыларны чакырырга йөгергән. Икенчесе, бу мөхшәр башлангач, котылып кала алган. Ул тәрәзәдән сикереп төшкән.
Әлегә бу версияләрнең берсе генә. Чынлыкта фаҗига урынында нәрсә булганын хокук саклаучыларга, вакыйгалар хронологиясен торгызып, ачыкларга кирәк булачак. Һөҗүм итүче сигез егетне ничек юк итә алган? Йоклаган вакытта һөҗүм иткәнме? Социаль челтәрләрдә алар төрле йортларга йокларга киткән, һәм ул анда чиратлап кергән дигән версия дә йөри. Әлегә бу фаразларга рәсми раслау юк, мәгълүмат ачыклана.
КП-Иркутск басмасы шулай ук һәлак булган 14 яшьлек егетнең сеңлесе белән сөйләшә алган. Кыз сөйләгәнчә, дусларына һөҗүм иткән 17 яшьлек яшүсмер аңа тыныч холыклы гади егет булып тоелган.
Бу йортта балалар әти-әниләренең рөхсәте белән туган көннәрен билгеләп үткәннәр.
- Алар барысы да бер мәктәптә, ләкин төрле сыйныфларда укыдылар. Аларның барысына да якынча 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр, - дип сөйләгән кыз.
"Зинһар, бу төш дип әйтегез. Абыемның үлгәненә ышанасым килми. Һаман да синең исән булуыңны үтенәм", - дип язган үз социаль челтәрдәге сәхифәсендә үтерелгән егетнең сеңлесе.
Фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклаучыларга ачыкларга кирәк булачак.
Хәзер урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Кирәкле тикшерү эшләре алып барыла, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар