16+

Чаллы Сабан туе батыры Азат Габдрәшитов - 3 миллион сумлык автомобиль иясе!

15 июня 2025, 13:31
2868
0
3
Уку өчен 2 минут

Соңгы елларда Чаллы Сабан туенда батырларга үзебезнең машиналар гына эләгә иде. Бу юлы исә...

Соңгы елларда Чаллы Сабан туенда батырларга үзебезнең машиналар гына эләгә иде. Бу юлы исә...

Бу юлы исә абсолют батыр булып танылган Азат Габдрәшитов, 115 килолы тәкәдән тыш, Soueast машинасы белән бүләкләнгән. Бәясе якынча 3 миллион сум тора, дип язалар. Билгеле булганча, Азат хәлиткеч көрәштә Ранис Гыйләҗетдинов белән бил алышты һәм 6:1 исәбе белән чиста җиңүгә иреште.

«Челнинские известия» куйган фотоларга караганда, көрәш бик шәп килеп чыккан монда. Әнә, бер фотода Булат Мусин – беренче, Илмир Төхвәтуллин – икенче, Илшат Идиятов – өченче (кунаклар арасындагы җиңүчеләр?). Ранис исә Эльдар Хәмитов, Турал Азимовлар белән көрәшкән. Димәк, хәлиткеч очрашуга барып җиткәнче шактый тир һәм көч түккәндер. Чаллы шәһәренә дә килеп җиткән көчле яңгыр көрәш бәйгесен туктатырга да мәҗбүр иткән. Көрәшчеләр келәмгә яңгыр туктаганнан соң гына яңадан чыкканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading