16+

Чаллыда да ишегалларын төзекләндерәләр

20 мая 2025, 09:34
261
0
0
Уку өчен 2 минут

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарылган эшләрне саклауны сорады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарылган эшләрне саклауны сорады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Чаллыда 5 ел эчендә 493 ишегалды тәртипкә китерелде. Республика бюджетыннан 8 млрд сумга якын акча бүленеп бирелде.

«Киләсе «Безнең ишегалды» программасы 50 елдан соң гына булачак. Бәлки 30-40 елдан соң. Ишегалларын тәртипкә китерү өчен күп көч куела. Башкарылган эшләргә бик сакчыл, рәхмәтле булсак идек. «Безнең ишегалды» кебек программалар бөтен шәһәрдә дә юк. Бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург, финанс яктан нык булган төбәкләрдә генә. Кайсы вакытта яшәвебезне, илнең нинди хәлдә булуын беләсез. Шуңа да карамастан Татарстанда да, Россиядә дә кешеләр өчен мөһим булган бер генә программаны да туктатмадылар. Ишегалды республика милке дә, муниципаль милке территориясе дә түгел. Моны аңларга кирәк. Ишегалларын тәртипкә китерү белән йортта яшәүчеләр идарә итү компанияләре аша үзләре шөгыльләнергә тиеш», – ди Наил Мәһдиев.

Быел Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 79 ишегалды төзекләндерелә. Хәзерге вакытта эшләр 32 йорт яны территориясендә бара.

Билгеле булганча, "Безнең ишегалды" программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан контрольдә тотыла. Әле күптән түгел Миңнеханов Казанда да әлеге программаның үтәлеше белән танышкан иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading