16+

Якын араларда кемнәрнең пенсияләре артачак?

19 мая 2025, 13:39
2864
0
0
Уку өчен 2 минут

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков билгеләп үткәнчә, бу 4,2 миллион кешенең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков билгеләп үткәнчә, бу 4,2 миллион кешенең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Эшләүче пенсионерларга пенсияләрен августтан арттырачаклар, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта ул «Лента.ру»га сөйләгән, дип яза РИА Новости

«1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре алдагы 2024 елда алган балларга бәйле чираттагы мәртәбә арттырылачак», – дип хәбәр итте депутат.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2025 елның октябреннән хәрби пенсионерлар өчен пенсияләр 4,5 процентка артачак.

Агымдагы елның 1 апреленнән россиялеләр 14,75 процентка индексацияләнгән социаль пенсия ала башлаган. Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков билгеләп үткәнчә, бу 4,2 миллион кешенең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading