16+

Ял көннәрендә хәмер сатуны тыймакчылар

12 марта 2025, 14:26
705
0
0
Уку өчен 2 минут

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов якшәмбе көннәрендә хәмер сатуны тыюны күздә тоткан закон проектын әзерләгән.

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов якшәмбе көннәрендә хәмер сатуны тыюны күздә тоткан закон проектын әзерләгән.

Парламентчы документны үзенең телеграм-каналына урнаштырган. Депутат “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында һәм хәмер продукциясен куллануны (эчү) чикләү турында” законга үзгәреш кертергә ниятли. Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда Россиядә хәмер продукциясен сату һәм куллану күләме арта.

Закон проекты авторы моңа бәйле рәвештә Вологда өлкәсе һәм Бурятиянең тәҗрибәсен күрсәтеп үткән: бу төбәкләрдә 1 марттан хәмер сату чикләнгән (Вологда өлкәсендә спиртлы эчемлекне эш көннәрендә 2 сәгать эчендә – 12.00-14.00 сәгатькәчә генә сатып алырга мөмкин). Депутат үзенең закон проектын “Гаилә һәм бәхет көне” дип атарга тәкъдим иткән. Свинцов фикеренчә, атнаның бер көнен сөеклең белән яки гаилә кочагында хәмерсез уздыру, бала туу күрсәткеченә сизелерлек йогынты ясап, эчкечелеккә каршы көрәшкә көчле этәргеч бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading