16+

Янгында ике кеше һәлак булган

26 февраля 2025, 18:58
1001
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Республикасында янгында ике кешенең һәлак булуы факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Республикасында янгында ике кешенең һәлак булуы факты буенча җинаять эше кузгатылган.

2025 елның 26 февралендә Чистай шәһәрендә күп фатирлы йортларның берсендә чыккан янгын аркасында 37 яшьлек хатын һәм аның 2 яшьлек кызы һәлак булган.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан Россия Җинаять кодексының 109 маддәсе (ике яки аннан да күбрәк кешегә саксызлык аркасында үлем китерү) 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. .

Янгынның сәбәбе ачыклана. Янгын урыны каралган, кирәкле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителгән. Булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән башка тикшерү гамәлләре үткәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading