Татарстан башкаласында махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат узачак. Чара 25 июльдән 29 июльгә кадәр була.
Скопировать ссылку
Татарстан башкаласында махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат узачак. Чара 25 июльдән 29 июльгә кадәр була.
Булачак чемпионат турында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәсендә сөйләде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«<...> Казанда сезнең йөкләмә буенча махсус хәрби операция ветераннары арасында беренче чемпионат уздырачакбыз. Алар арасында Ватанны саклаганда яраланган геройларыбыз да бар", - дигән мәгълүмат бирде дәүләт башлыгына министр.
Комментарийлар