16+

Кыш чигенерме, метеорологлар ни дип җавап биргән

19 февраля 2025, 10:09
1705
0
1
Уку өчен 2 минут

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы циклонның көньяк перифериясе йогынтысында формалашачак, дип кисәтә Татарстан Гидрометүзәк синоптиклары.

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы циклонның көньяк перифериясе йогынтысында формалашачак, дип кисәтә Татарстан Гидрометүзәк синоптиклары.

Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәге учреждениесендә хәбәр итүләренчә, республика югары атмосфера басымы йогынтысында калачак. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Гидрометүзәк фаразлары буенча, 19 февральдә төбәктә һава торышы циклонның көньяк перифериясе тәэсирендә формалашачак, урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән һава температурасы -20 градуска кадәр төшәчәк, аязганда – минус 24 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары минус 9-15 градустан югары күтәрелмәячәк.

Пәнҗешәмбе, 20 февральдә, Татарстан югары атмосфера басымы тәэсирендә булачак, кайбер районнарда бераз кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән температураның 14-19 градус салкын, ә көнчыгышта-минус 25 градуска кадәр төшүе көтелә. Көндезге температура -7 -12 градус тәшкил итәчәк.

21 һәм 22 февральдә төбәктә һава торышының антициклональ характеры урнашачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганасы -23 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгышта аязганда – минус 27 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез - 8 дән - 13 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading