16+

Машина сөючеләр өчен күңелсез яңалык

19 февраля 2025, 15:59
1649
0
0
Уку өчен 2 минут

Иминлек каешын такмаган өчен штрафны ике тапкырга арттырырга телиләр.

Иминлек каешын такмаган өчен штрафны ике тапкырга арттырырга телиләр.

«Гадел Россия – дөреслек өчен» партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафны арттыруны күздә тоткан канун проектын керткән. Документны якын арада карарга тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.

Әгәр инициатива хупланса, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен иминлек каешын такмаган өчен штраф 1 500 сумнан 3 000 сумга кадәр артачак. Мотошлемнарга да кагыла бу: шлемны каптырмыйча гына мотоцикл белән идарә итү яки шлемсыз пассажирлар йөртү дә югары штрафка китерәчәк.

Канун проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләр юлларда иминлекне арттыруга һәм юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading